World News

Белем көне – 1 сентябрьдә

Алабуга укучылары мәктәпләрдә үткәрелүче Белем көненә 2сендә түгел, ә 1 сентябрьдә барачак.

Биш көнлек эш графигы булган өлкәннәр өчен көзнең беренче көне ял көне булачак. Исегезгә төшерәбез: 30 август –1 сентябрь көннәрендә Татарстан халкын өч көнлек ял көтә. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне Татарстанда ял көне булып санала. Быел ул шимбә көнгә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбе – 1 сентябрьгә күчерелә. Эшкә сишәмбе – 2 сентябрьдә чыгарга кирәк булачак.

Читайте на сайте