World News

Лениногорскида – "Кәләшләр парады"

Шәһәребездә гадәти булмаган чара – кәләшләр парады узды.


Өченче ел рәттән уздырылучы бу парадта катнашырга быел 15 гүзәл зат теләк белдергән иде. Кияүдә булуларына карамастан, алар тагын бер тапкыр үзләрен кәләш итеп тойды: туй күлмәген киеп, чәчләрен ясатып, чәчәк бәйләмнәре тотты. Үзәк мәйданда узган бу чара шаһитлары – шәһәрлеләр каршында кәләшләр төрле бәйгеләрдә көч сынашты, биеде, шаярды, көлде.

Читайте на сайте