World News

Әлмәттә ике яшьлек малай ачык коега төшеп киткән

Бәхетсезлек очрагы узган айда ук теркәлгән, әмма аның турында шушы көннәрдә генә билгеле булган. 

Малай 17 августта башка балалар белән уйнап йөргәндә коены күрми һәм төшеп китә, гәрчә әти-әнисе аларны игътибар белән күзәтсә дә. Нәтиҗәдә, ул бик күп тән җәрәхәтләре ала. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакыралар. Малай һаман да шифаханәдә дәвалана.

Бу уңайдан тикшерү эшләре бара.

Читайте на сайте