World News

Йөри алмаучы әлмәтлеләргә сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды

Әлмәттә сайлау комиссиясе әгъзалары билгеле сәбәпләр белән тавыш бирү урынына мөстәкыйль килә алмаучыларның өйләренә бара. 

Гөлсем һәм Мансур Хәмидуллиннар балачактан ук инвалидлар. Сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә барып, кирәкле документларны тутырырга ярдәм итте һәм граҗданлык бурычын үтәргә мөмкинлек бирде. Бюллетеньнәрне Хәмидуллиннар махсус үтә күренмәле мини-урнага төшерде.

100 яшьлек әлмәтле Заһит Нуриевка да сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Рөстәм Гәрәев фотолары

Район башлыгы матбугат хезмәте

Читайте на сайте