World News

Мәхәббәт ике гашыйкны элмәккә керткән

18 сентябрь көнне кичен, республиканың Кама Тамагы районы авылларының берсендә терлекчеләр йортында элмәктә асылынып торган 54 яшьлек ир-ат табылган.

Тикшерү барышында үз-үзенә кул салу алдыннан язылган кәгазь табып алына. Анда ул шул ук авылдагы пилорама бинасында 36 яшьлек авылдашының асылынганы турында хәбәр итә. Чыннан да тикшерү барышында биредә асылынган хатын-кыз гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Якынча фаразларга караганда, ир-ат һәм хатын-кыз берникадәр вакыт якын мөнәсәбәттә булган, бу хакта тирә-яктагылар сизеп алган. Нәтиҗәдә, шул уңайдан бик борчылган ханым үз-үзенә кул салган. Сөяркәсенең үле гәүдәсен күреп, ир-ат та шушы ук адымга барган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла.  

Читайте на сайте