World News

Көзге ярминкәгә килегез

27 сентябрьдә һәм 11 октябрьдә  район үзәгендә  Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкәләр үткәрелә.

Ярминкәләрдә ит, сөт, тавык һәм үрдәк түшкәләре, бөртек, фураж,  печән, салам, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка көз нигъмәтләре сатуга чыгарылачак. Шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә үз продукцияләре белән катнашыр. Ярминкәләргә чакырабыз сезне, дуслар! Көзге уңыштан запасланып калыгыз. Ярминкәләр сәгать 9 да башлана.

Читайте на сайте