World News

Казан яңа ел сәяхәтләре өчен иң танылган шәһәр дип табылган

Башкала яңа ел сәяхәтләре өчен Россиянең иң яхшы биш шәһәре исемлегенә кертелгән. 

Ул Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урында тора. Бишенче урында – Түбән Новгород.

Рейтинг 2014 елның 31 декабреннән алып 2015 елның 11 гыйнварына кадәр туроператордан башка гына сәяхәт кылучы туристларның кунакханәләрдә урын алуы мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән. Россия туристлары Казанга яңа ел каникулларына уртача өчәр көнгә киләчәк. Кунакханәләрдә тору аларга көненә якынча 2,6 мең сумга төшәчәк.

Читайте на сайте