Актанышта әдәби кичә
Актаныш Үзәк китапханәсендә узган шигърият бәйрәме райондагы барлык китапханәчеләрне бергә туплады. Район китапханәчеләре якташлары – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Чарада шагыйрәнең каләмдәше – күренекле язучы, шагыйрь, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да катнашты.
Кичәне район китапханәсе директоры Энҗе Мулланур кызы Мәүлитова ачып җибәрде. Ул тамашачыларны Әлфия Ситдыйкованың иҗат үрнәкләре белән таныштырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әдипләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Кичәнең мәртәбәле кунагы Факил Сафин тамашачыларны «Көмеш кыңгырау» газетасының эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Һәм Актаныш балаларының иҗат үрнәкләре газета битләрендә ешрак күренсен иде, элемтәләрне ныгытуда сезгә таянам дип, китапханәчеләргә булган ышаныч-өметләрен дә белдерде. Остаз шагыйрьләре – Кадыйр Сибгатуллин, Мөдәррис Әгъләмовларның шигырьләрен сөйләп, тамашачыларның алкышларын яулады. Факил Сафинның иҗатына гашыйк китапханәчеләр «Гөлҗиһан» повестеның прототиплары хакында сораштылар. Авторның иҗат процессы, әсәрләрнең ничек тууы, катлаулы язмышы хакында бәянләгән җавапларын кызыксынып тыңладылар.
Язучы каләмдәше иҗатына да бәя биреп китте. «Әлфия Ситдыйкова эпик шагыйрә. Аның поэмалары төгәлләнгән, барлык кануннарга туры китереп язылган. Башы, кульминацион ноктасы, төенләнеше, чишелеше бар. Аның әсәрләрендә язмышлар чагыла. Ул авылы, авылдашлары хакында яза. Һәм ул – мәхәббәт шагыйрәсе. Беркемне дә кабатламый торган, ихлас, кеше күңелен җылытырлык, чын мәхәббәт шигырьләрен иҗат итүче шагыйрә», – диде ул.
Әлфия Ситдыйкова һәрдаим туган ягының игътибарын тоеп яшәвен әйтеп, якташларына рәхмәт белдерде.