World News

Ел башыннан бирле 59 кеше алкоголь белән агуланган

Ел башыннан бирле алкоголь белән агуланган 59 кеше  район үзәк хастаханәсендә дәваланган.

Исерткечкә хирыс биш кеше исә республика наркология диспансерына озатылган һәм анда дәвалану курсы узган. Хәмер яратучылар һәр җирдә, шул исәптән юлларда да  хәвеф тудыра. Быел ЮХИДИ инспекторлары 99 автомобиль йөртүчене  алкоголь куллануга шик белән район үзәк хастаханәсенә тикшерүгә алып килгән. 42сенең  руль артына аракы эчеп утырганы ачыкланган.

Читайте на сайте