World News

Чайковский урамында тизлек чикләнде

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы иминлеген тәэмин итү максатында карар имзаланды. 
 
Анда 1 октябрьдән шәһәрнең Чайковский урамында транспорт хәрәкәте тизлеген сәгатенә 40 километрга чикләргә, диелгән. Ул тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәте арту сәбәпле һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе карарын тормышка ашыру максатларында кабул ителгән. Җаваплы затларга ул урында юл билгесез алыштыру һәм бу турыда халыкка җиткерү бурычы йөкләнгән. 

Читайте на сайте