World News

Иске КАМАЗың булса, тапшыр!

 “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул иткән, дип хәбәр итә“Татар-информ”  мәгълүмат агентлыгы.

Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүген алар “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы нигезендә “КАМАZ-5490”, “КАМАZ-65116” автомобильләре һәм “НЕФАЗ” автобуслары алачаклар.

Иске автомобильне утильгә тапшырган кеше 350 мең сум күләмендә ташламадан файдалана ала. Ә “трейд-ин” программасы кысаларында яңа техника алучыларга ташлама 300 мең сум тәшкил итә.   

Читайте на сайте