World News

Әлмәт муниципаль хезмәткәрләре финалга узды

Баулыда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан тугыз район катнашты. 

Ярышлар спортның җиде төре – волейбол,  футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол буенча барды.

Беренче көндәге ярышлардан соң әлмәтлеләр командасы өченче урында иде.  Өстәл теннисы һәм баскетбол безнең команданы икенче урынга чыгарды.  Хәзер әлмәтлеләр республика күләмендәге этапка  – финалга әзерләнә. 

Читайте на сайте