World News

Исерек шофер “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелгән

Кичә төнлә Мәскәү – Уфа юлының Питрәч районындагы өлешендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. 

 Audi A-6 машинасының исерек килеш руль артына утырган 40 яшьлек шоферы алда барган “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелә.  Өстәвенә шофер машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булып чыккан. Иномарканың ике пассажиры – 23 яшьлек кыз һәм 39 яшьлек ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлак була. Шоферның эче имгәнә һәм ул РКБга озатыла, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

Читайте на сайте