World News

Әлмәттә ВИЧ-инфекциянең 4 очрагы теркәлгән

Узган атнада, ягъни 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр республикада ВИЧ-инфекциянең 23 очрагы теркәлгән.  

Әлеге 23 очракның сигезе Казанга туры килә. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Әлмәт бу юлы  исемлекнең икенче урынын били – безнең төбәктә дүрт очрак теркәлгән. Калганнары Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск (2 шәр очрак), Бөгелмә, Буа, Зәй, Сарман, Чистай (1 әр) районнарында күзәтелгән.  

Читайте на сайте