World News

Күрше егетенә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Наркоконтроль хезмәткәрләре Бөгелмәдә яшәүче 19 яшьлек егеттән тарта торган 3,5 мең дозадан артык  катнашма тапканнар. 

Егет спайсны әбисе белән яшәгән фатирында саклаган. Тарта торган катнашма салынган ике гәзит төргәгенең берсе өстәл астында, икенчесе аның бүлмәсендәге диван артында сакланган. Егет язмышын тимер юл белән бәйләргә теләп, техникумга машинистлыкка укырга кергән булган. Ул күптәннән наркотик кулланганын, аны башка шәһәрләрдән сатып алганын сөйләгән. Әгәр аның наркоман икәнлеге расланса, ул профилактика исәбенә куелачак  һәм белгечлеге буенча эшли алмаячак, дип хәбәр итә УФСКНның матбугат хезмәте. Гаебе судта дәлилләнгән очракта, наркотик саклаган өчен егетне 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Читайте на сайте