World News

28 яшьлек татарстанлыны Чувашиядә спайс белән тотканнар

 

Татарстанда яшәүче 28 яшьлек егетне Чувашиядә 300 пакет спайс белән тотканнар.

Элек хөкем ителгән егетне Чабаксар полицейскийлары ишегалларының берсендә сату максаты белән яшерен урынга наркотик куйганда тоткарлаган. Тикшерү барышында аңарда 40 кап синтетик наркотик табып алганнар, тагын 267 төргәк спайс ул вакытлыча яши торган фатирда табылган. Гаепле егетне кулга алганнар. Тикшерү бара.

Читайте на сайте