World News

Баланың кәрәзле телефонына кызыккан

Лениногорскида полиция хезмәткәрләре кечкенә яшьтәге баланың кәрәзле телефонын алган ир-атны тоткарлаганнар.

Малай куркып калмаган, якындагы кибеткә йөгереп кереп, сатучыга үзен талаулары турында әйткән. Сәүдә хезмәткәрләре полициягә шалтыратканнар. Килеп җиткән экипаж тиз арада яшьләр төркеме белән басып торган җирендә талаучыны тоткарлаган. Аннан урланган телефонны табып алганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Читайте на сайте