World News

Мәче белән эт чит илгә барып җиттеләр

Чаллыдан өч аяклы мәче Василиса һәм Даша кушаматлы эт исән-сау гына Германиягә кадәр барып җиткәннәр.

Берлиннан өлкән яшьтәге ир белән хатын зәһәр сыеклыкка эләккән аягын кисеп алырга туры килгән мәче белән булган хәлне ишетеп, аны үзләренә алырга теләгәннәр. Җитмәсә, күптән түгел генә 16 яшьлек песиләре дә үлгән булган. Тагын бер эткә дә Германиядә яңа хуҗалар табылган. Волонтерлар аларны чит илгә самолетка утыртып илткән. Хәзер аларга юл чыгымнарын гына каплыйсы калды – тагын 3300 сум акча җыярга кирәк икән.

Читайте на сайте