World News

Карак җинаять урынында йокыга киткән

25 яшьлек алабугалы автомобиленнән аккумуляторын урларга маташкан егетне машинасы астында йоклаган җиреннән тоткарлый.

 Каракны хәтта полиция хезмәткәрләре дә уята алмый, чөнки ул лаякыл исерек була. Аны шушы килеш полиция бүлегенә алып киләләр, дип хәбәр ителә Алабуга районы сайтында. Карак Алабуганыкы, 21 яшьлек булып чыга. Ул мондый җинаяте өчен элек хөкем ителгән булган инде.

Читайте на сайте