World News

Яшисе килмәгән үсмер тугызынчы каттан сикергән

Яр Чаллыда хокук саклау органнары яшүсмерне үз-үзенә кул салуга китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышалар.

Яңа шәһәр бистәсендә бер яшүсмер ял көннәренең берсендә көндезге сәгать өчтә тугызынчы каттан сикергән. Күрүчеләр әйтүенчә, сикерер алдыннан «Яшисем килми!» дип кычкырган. Вакыйга булган урынга килеп җиткән медиклар ярдәм итә алмаганнар. Бала алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Читайте на сайте