World News

Сәүдә хезмәткәрләре өчен бәйге

Республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен дә куллану буенча конкурс игълан ителде.

Ул сәүдә хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрүгә, аларның үз профессиональ эшчәнлегендә дәүләт телләрен куллану тәҗрибәсен гомумиләштерүгә һәм таратуга юнәлдерелә. Бәйгедә катнашу бушлай. Заявкалар 24 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс ике этапта уза. Аңа нәтиҗәләр 20 ноябрьдә ясалачак. Җиңүчеләрне акчалата призлар көтә. Төгәлрәк мәгълүматны (84346) 21-7-36 телефоны буенча алырга була.

Читайте на сайте