World News

Төнге һәлакәт аянычлы тәмамлана

Бүген төнлә Түбән Камада Корабельная һәм Юность урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.

Күрүчеләр сөйләвенчә, авариядә дәүләт номерлары 666 булган такси автомобилен йөртүче гаепле. Ул светофорның кызыл сигналына игътибар итми һәм авария китереп чыгара. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Ә менә артта утырган пассажир ишектән чыгып оча һәм һәлак була. Зыян күргән икенче машинаның шоферына берни дә булмый, аны куркынычсызлык мендәрләре һәм каешны эләктергән булуы коткарып кала.

Читайте на сайте