World News

Хатыны көнләшеп иренә пычак белән кадаган

Фатир хуҗасы полиция хезмәткәрләрен үз-үземә пычак кададым дип ышандырырга тырышкан. 

35 яшьлек Казанда яшәүче ханым ирен хыянәттә гаепләп, ике арада тавыш чыга. Бәхәсләшү барышында хатын өстәлдәге пычакны алып, гражданлык никахында яшәгән иренең күкрәгенә кадый. Ирнең сул үпкәсе яралана.

Хатын үз гаебен таный һәм полициянең дежур бүлегенә озатыла. Бу уңайдан РФ УКның 111 нче маддәсе, 1 нче кисәге (“Сәламәтлеккә авыр зыян китерү”) буенча җинаять эше кузгатылган.

Читайте на сайте