Уфада "сайлаучылар эш ташлавы" 28 гыйнварга билгеләнгән
Алексей Навальныйның Уфадагы штабы Башкортстан халкын 2018 елның 28 гыйнварында "сайлаучылар эш ташлавы"на чакыра. Ул көнне Навальный каршылык чарасын бөтен Русия буйлап уздырырга җыена.