Пханмунджомда Төньяк Корея һәм Көньяк Корея сөйләшүләре башланды
Чик буенда урнашкан Пханмунджом авылында Көньяк Корея һәм Төньяк Корея арасында мөнәсәбәтләрне җайга салуга багышланган сөйләшүләр башланды. Очрашуларда Төньяк Корея спортчыларының Пхёнчханьдә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлеге дә каралачак.