Казакъстанның Актүбә мәктәпләрендә яулыклы кызларны укырга кертмиләр
Казакъстанда өченче уку чиреге Актүбә мәктәпләрендә яулыклы кызларны укырга кертмәү низагы белән башланды. Ата-аналар, ярдәм сорап, өлкә хакимиятенә дә барган, ләкин аларның гозерләре кире кагылган.