Трамп Кытай һәм Русияне "көндәшләр" дип атады, Иран белән Төньяк Кореяга игътибар юнәлтте
АКШ президенты Дональд Трамп Конгресс алдында беренче еллык чыгышында төп игътибарны илнең эчке мәсьәләләренә юнәлтте, әмма Кушма Штатларның тышкы сәясәтендәге төп проблемнар да игътибарсыз калмады.