Уфада "Ана даны" медален кире кайтарган күп балалы ананы торак сертификатыннан мәхрүм иткәннәр
Сигез бала анасы Юлия Вольф, үзенә кайчандыр бирелгән "Ана даны" медален протест йөзеннән Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка кире кайтарганнан соң, торак сертификатыннан мәхрүм ителде. Аңа хәтта Уфа мэры Ирек Ялаловның төзелеш өлкәсендәге җитәкчелеккә мөрәҗәгате дә ярдәм итмәгән.