World News in Tatar

"Голос" хәрәкәте Путин өчен имзалар җыю дәүләт казнасыннан түләнгән дип белдерә

Владимир Путинны президентлыкка намзәт итеп теркәү өчен имзалар җыюда "Җиңү волонтерлары" иҗтимагый оешмасы да катнашкан. Ә ул оешма намзәтнең сайлау фондыннан түгел, дәүләт казнасыннан финанслана. Бу исә канун бозу санала диелә сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте хисабында.

Читайте на сайте