Рамазан аенда хәмер сатуга каршы пикетка Казан хакимияте рөхсәт бирмәгән
"Азатлык" татар яшьләре берлегенең Рамазан аенда хәмер сатуны тыярга чакырып Татарстан хөкүмәте бинасы каршында пикет уздыру турындагы белдерү хатын Казан җитәкчелеге килештермәгән.