Казанда кырымтатар сөргененә багышланган митинг узачак
Дөнья татар иҗтимагый үзәге Казанда 18 майда кырымтатар халкы сөргене көненә багышланган митинг уздырачак. Шәһәр комитеты белән килештерелгән чара Ленин бакчасында, сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында үтәчәк.