"18 май – кырымтатар өчен кара көн"
1944 елның 18 мае кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көн булып калды. Бу көнне кырымтатар халкы тулаем ватаныннан сөрген ителде. Быел бу фаҗигагә 74 ел. Сөрген шаһиты Риза Юсуф Азатылыкка хатирәләрен сөйләде.