Билгесез кешеләр тарафыннан урланган Асан Эгиз табылган
Чәршәмбе көнне билгесез кешеләр тарафыннан урланган Кырымтатар халкы корылтае әгъзасы Асан Эгиз кыйналган хәлдә Акмәчетнең 6нчы хастаханәсенә китерелгән. Бу хакта Асанның энесе Абдураман Эгиз Фейсбукта хәбәр итте.