"Өченче тапкыр яндык: "Яңа Тура", "Адмирал", хәзер менә "Порт"
"Порт" сәүдә үзәгендә тауарлары янган сәүдәгәрләрне кредитларны каплау мәсьәләсе борчый. Кайберләренең тауарлары элегрәк "Яңа Тура", "Адмирал" сәүдә үзәкләрендә дә янган булган.