Трамп Русияне G7 сөйләшүләренә чакыру кирәклеген кабат белдерде
АКШ президенты Дональд Трамп Русияне "Зур җиделек" сөйләшүләренә чакыру турында чираттагы тапкыр сүз катты. Трамп әйтүенчә, аңлашылмаучанлыкларга карамастан, Русия президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәләрне югалтмаска кирәк.