Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыру канунын беренче укылышта кабул итте
19 июньдә Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Икенче укылышта ул тулыландырылачак диелде.