"Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә 400 мең сумнан артык акча җыелган
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Мозаффария" кызлар мәктәбен төзекләндерү өчен мөселманнар тырышлыгы белән 400 мең сумнан артык акча җыелган. Мәктәп бинасын төзекләндерүнең гомум бәясе - 4 млн 320 мең сум. Акча җыю дәвам итә.