ТИҮ Татарстан депутатларыннан пенсия реформасына каршы тавыш бирүне таләп итә
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге президиумы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм депутатларга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Татар активистлары пенсия реформасына каршы тавыш бирүне таләп итә. Югыйсә парламент үз-үзен таркатырга тиеш, диелә хатта.