"Хозур ТВ" каналы татарча эшли башлаячак
"Хозур ТВ" каналы тиздән эфирда татарча сөйли башлаячак. Бу хакта Азатлыкка каналның мөхәррире Гөлшат Мингазизова сөйләде. Бу көннәрдә танылган татар шәхесләре белән интервьюлар яздырабыз, актив рәвештә татарча контент әзерләү эше бара диде ул.