Татар китаплары кибете Казандагы ГУМ сәүдә үзәгенең өченче катында ачылды
13 август Казанның Бауман урамында урнашкан ГУМ сәүдә үзәгенең өченче катында Татарстан китап нәшрияты кибете ачылды. Нәшриятның яңа сәүдә ноктасында бер мең ярым төрле китап сатыла, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.