World News in Tatar

Мәскәүдә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тоткарланды

Мәскәүдә полиция оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны тоткарлады. Бу турыда Twitter-да аның матбугат вәкиле Кира Ярмыш хәбәр итә.







Навальныйны ул яшәгән йорт кереше янында тоткарлаганнар. Аның телефонын тартып алганнар. Ни өчен тоткарлауларын әйтмәгәннәр диелә.


Бүген Мәскәү хакимиятләре Навальный тарафдарларының пенсия яшен арттыруга каршы 9 сентябрьдә митинг уздыру турында гаризасын караргы җыенуларын белдергән иде.

Читайте на сайте