Кытай рәсмие: "Тәрбия үзәкләре — тыныч тормышка юллама"
Синҗан-Уйгыр автоном төбәге губернаторы Шохрат Закир, тәрбия үзәкләренә эләгүчеләр "кытай телен өйрәнә, яңа һөнәр үзләштереп, тыныч тормышка юллама ала" дип аңлатты. Көнбатыш мәгүлъмат чаралары һәм хокук яклаучылар бу үзәкләрдә җирле мөселманнар һәм милли азчылыкларның хокуклары кысыла дип белдерә.