Мостафа Җәмилев: "Миңа бүләк кирәкми, тоткын балаларына ярдәм итегез"
13 ноябрь кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевкә 75 яшь тулды. Ул котлаучылардан бүләк бирү урынына Кырымдагы сәяси тоткыннарның балаларына ярдәм итүне сорады. Киевта узган тантана вакытында тоткыннарның балаларына ярдәм җыю оештырылды.