"Камилләшергә, ләкин татар биюен бозып ташламаска дип эшлибез"
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Камал театрында "Халкыбызның мирасы" дигән яңа програмын тәкъдим итте. Анда яңа вокаль әсәрләр, заманча бию үрнәкләре һәм тамашачы яратып өлгергән чыгышлар да күрсәтелде.