World News in Tatar
Март
2020

Новости за 21.03.2020

Tatar-inform.tatar 

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште

(Зәй, 21 март,"Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу атнада республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сербиядән кайткан Буа театры артистлары ике атна карантинда булачак

(Буа, 21 март, «Татар-информ», «Байрак»). 18 мартта Буа театры артистларының Сербиядә «Славения» Халыкара театрлар фестивалендә катнашты. Кичә театр җитәкчесе Раил Садриев үзенең инстаграммында карантинда булуы турында язды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балтач егете «ТАССРның 100 еллыгы»на торт пешергән

(Балтач, 21 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Гөлзидә Газизуллина). Бу көннәрдә WorldSkills Junior-2020 чемпионатының Балтачта район этабы узды. Укучылар төрле компетенцияләрдә үзләрен сыный. Егетләр торт пешереп карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада Бөек Җиңү символы - коеп ясалган йолдыз тәкъдим ителәчәк

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Түбән Камада 9 май көнне Бөек Җиңүнең стильләштерелгән символы — кылыч һәм йолдыздан эшләнгән композицияне тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары бозлавык хакында кисәтә

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 22 мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирусның 5 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан табиблары республикага чит илләрдән кайткан һәм башка кешеләр белән контактка кермәгән гражданнарда коронавирусның 5 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мишустин компанияләрне Covid-19 коронавирусы фонында кадрларны кыскартмаска чакырды

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин компанияләрне коронавирус эпидемиясе фонында хезмәткәрләрне эштән җибәрмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

( Казан, 21 март, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Җәббаров: Терлекчелек тармагында акчалата керем 9 процентка артты

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 2019 елның ике аенда Татарстанның терлекчелек тармагында акчалата керем 11,9 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артыграк. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе: Социаль хезмәттәшлек эштәге низагларны хәл итә ала

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Социаль хезмәттәшлекне Россия Конституциясендә беркетү ярдәмендә эш урынында килеп туган күп кенә низагларны хәл итеп булачак. ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94 процент тәшкил итә

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 2020 елның ике ае эчендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 94 процент тәшкил итә. Уртача җыю күләме (март 2019 - февраль 2020) югары дәрәҗәдә саклана – 98 процент. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коткаручылар Чаллыда Мәләкәс елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыга ярдәм иткән

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Чаллыда Мәләкәс елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айрат Фәррахов коронавирус инфекциясен яшьләр дә йоктырырга мөмкин икәнлеген әйтте

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов коронавирус инфекциясен яшьләр дә йоктырырга мөмкин икәнлеген әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әдәбият галиме Резеда Ганиева соңгы юлга иртәгә озатыла

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева иртәгә соңгы юлга озатыла. Бу мәгълүмат галимәнең хезмәттәшләре аша килеп иреште.

Читать дальше...