World News in Tatar
Апрель
2020

Новости за 13.04.2020

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган

(Әлмәт, 13 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда бүгенге көндә коронавирус белән бәйле вазгыятьне бәян итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айдар Рәкыйпов: Артист кеше тамашачы алдында кыланырга тиеш түгел

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар эстрадасы җырчысы Айдар Рәкыйпов артист кеше тамашачы алдында уйнап кыланырга тиеш түгел дип саный. Бу фикерен ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә яуган явым-төшемнәрдә тоз күп булуын фаразлый

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары узган ял көннәрендә булган явым-төшемнәрдән соң автомобильләрдә барлыкка килгән гадәти булмаган катламның ни булуын аңлатты. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Россия буенча поездларда йөртү туктатылды

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Россия тимер юллары эпидемиологик хәл аркасында 13 апрельдән Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм анда катнашучыларны, шулай ук аларны озатып йөрүчеләрне ерак араларга йөрүче поездларда бушлай йөртүләрне туктатып тора. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алинә Заһитова олимпия чемпионы Татьяна Навканы туган көне белән котлады

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Пхенчхан-2018 олимпия чемпионы Алинә Заһитова элеккеге фигуристканы, ә хәзер үзенә эш бирүчеләренең берсе Татьяна Навканы туган көне белән котлады. Алинә Заһитова әлегә Казанда яши.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе балаларга гаджетлар алырга ярдәм итәчәк

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»).«Бердәм Россия» партиясе балаларны дистанцион укыту өчен техник чаралар кирәк булган гаиләләргә, укытучыларның хезмәт хокуклары үтәлешен күзәтергә һәм ташламалары булган балаларны өйләрендә туклану белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. «Бердәм Россия» партиясенең РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән онлайн-киңәшмәсендә сүз шул турыда барды. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Министрлар Кабинеты Мамадыш су каналы акцияләрен хосусыйлаштырачак

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан хөкүмәте 2020 елның хосусыйлаштыру планына «Мамадыш су каналы» акционерлык җәмгыятенә кагылышлы төзәтмәләр кертте. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткәннән соң һава сыйфаты үзгәрүен әйтте

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң беренче атнада Казанда һава шактый чистарды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Инстаграмда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган битлек барлыкка килде

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Instagram социаль челтәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган битлек барлыкка килде. Бу хакта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда башкарма комитет башлыгы автомобиль үзләштерүдә шикләнелә

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда башкарма комитет башлыгын внедорожникны металлоломга «озатып», үзендә калдыруда шикләнәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гарәп Әмирлекләрендә гаилә коручыларны онлайн рәсмиләштерү сервисы эшли башлаган

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшь гаиләләрне онлайн режимда теркәү сервисы эшли башлаган. Ул яңа өйләнешкән парларга үз-үзеңне изоляцияләү вакытында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дубайда яшәүче татар блогеры Әлфия Бәдретдинова сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» исемле хәйрия акциясе уздыра

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова ). «Татмедиа» АҖ KazanExpress белән берлектә матбугат ветераннары өчен «Татмедиа» җәмгыяте кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән» дип аталган хәйрия акциясен оештырды. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Петербург татарлары Төньяк башкала ветераннарына һәм блокадникларына ярдәм күрсәтте

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге үз-үзеңне изоляцияләү режимында ветераннарга, блокадада булган кешеләргә азык-төлек җыелмасы тапшыру буенча хәйрия акциясе оештырды. Әлеге акция Грачья Погосян исемендәге хәйрия фонды белән берлектә үткәрелә. Бу хакта бүген Facebook челтәрендә вәкиллек башлыгы Ренат Вәлиуллин язган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татнефть» клиникаларга һәм социаль учреждениеләргә антисептиклар эшләүгә рөхсәт алды

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе медицина һәм социаль учреждениеләрне «ТАНЕКО» комплексында җитештерелә торган антисептиклар белән тәэмин итә башлау өчен рөхсәт документларын алды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы героинясы Кремльгә татар токымлы атларда киләчәк

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмының төп героинясы Казан Кремленә татар токымлы атларда киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татьяна Голикова: Төбәкләр коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия төбәкләре коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш. Бу хакта киңәшмәдә РФ Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане сократили выдачу sms-пропусков для поездок на дачу

Особый режим ужесточил посещение МФЦ – 1 раз в неделю, участие в судебных заседаниях – 1 раз в месяц. И это вынужденная мера: как оказалось, мы расслабились и стали злоупотреблять смс-пропусками.

Tatar-inform.tatar 

Путин: Коронавируска каршы көрәштә Оборона министрлыгы көче кулланылырга тиеш

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр ихтыяҗ туса, Оборона министрлыгы мөмкинлекләре коронавируска каршы көрәштә кулланылырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин туры эфирда барган киңәшмәдә шул хакта әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итә

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булдыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авылга җәйге эшкә — 2020» чакыру игълан ителде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдә коронавируска каршы көрәштә берләшергә өндәде, бердәм резерв булдыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул туры эфир барышында әйтте.

Читать дальше...