World News in Tatar
Май
2023

Новости за 13.05.2023

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның бары тик Чаллы шәһәрендә генә «Яшел марафон» ярышлары була

20 май көнне Чаллының Яр буе паркында «Саклык банкыннан Яшел марафон – 2023» ярышлары узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Әлеге чара Россиянең 60 шәһәрендә уза. Әмма Татарстанның Чаллы шәһәрендә генә була. Быел ул Чаллыда 10нчы тапкыр үткәрелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Кукмара яшьләре белән очрашты

Кукмара район ыМәдәният йортында яшьләр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән очрашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама волонтерларының үз мәйданчыгы барлыкка килде

Түбән Кама волонтерларының үз мәйданчыгы барлыкка килде. «Добро.Центр» — актив һәм битараф булмаган шәһәр халкын берләштергән үзәк. Бу хакта «Туган як» сайты шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар эшмәкәре янгында милкен югалткан Эчкен фермерларына чәчүлек орлык бирә

Курган өлкәсе Шадринск районы Эчкен авылында чыккан янгында фермерлар милекләрен дә югалткан иде. Фермер, авылның имамы Әхмәдулла Хәбибуллин әйтүенчә, аларга татар эшмәкәре бушлай чәчүлек орлык бирәчәген әйткән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор белгечләре кайнар элемтә аша талпаннар турындагы сорауларга җавап бирәчәк

Татарстан халкы «кайнар элемтә» телефоны аша талпан инфекцияләре профилактикасы турындагы сорауларына җаваплар ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында күршенең алмаларын нинди шартларда өзеп алырга мөмкин булуны аңлаттылар

Әгәр агачлар билгеле бер бакча кишәрлеген саклый торган койма артына утыртылган булса, алар бакчачы милке дип саналмый. Мондый агачлардан закон буенча җимешләрне җыеп алырга мөмкин, моны теләгән һәркем эшли ала, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү янындагы бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Татарстанцев предупредили о грозе и сильном ветре

В период с 11 по 19 мая 2023 года на территории Республики Татарстан местами в восточных районах сохранится высокая пожарная опасность лесов (4 класс) и чрезвычайная пожарная опасность лесов (5 класс).

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәрендә яңа намаз бүлмәсе ачылды

Мәскәү өлкәсе мөфтие Дауд хәзрәт Мөхетдинов кичә җомга намазын Серпухов шәһәренең Дзержинск урамындагы яңа ачылган дин йортында үткәрде һәм мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясады. Дауд хәзрәт җомга намазына килгән мөселманнарга Аллаһ ярдәмен теләп, барлык авырлыкларга һәм проблемаларга карамастан, җирле дини оешманың тырышлыгын, бердәмлеген әйтеп, ярдәмнәре өчен җәмгыятькә рәхмәтен белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«ӘйдәБас» остаханәсенең беренче фестивалендә казанлыларны татар биюенә өйрәтәчәкләр

20 һәм 21 майда Казанда шәһәр Мэриясе ярдәме белән «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсенең беренче фестивале узачак. Бу көннәрдә төрле мәйданчыкларда халык уеннары һәм мастер-класслар сериясе оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эчкен имамы Әхмәдулла Хәбибуллин янгыннан соң авылдан китәргә теләүчеләрне калырга үгетли

8 майда Курган өлкәсендәге иң зур һәм бай тарихлы авылларның берсе Эчкендә (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып, 380 йортның 228е янды. Авылның имам-хатыйбы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин әйтүенчә, ул авылдан китәргә теләүчеләрне калырга үгетли. 

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга тизлеге 20 метрга кадәр җитәчәк җил һәм яшенле яңгыр якынлаша

Татарстанлыларны алдагы көннәрдә һава шартларының начарлануы турында кисәттеләр. Шулай итеп, бүген төнлә һәм 14 майда көндез республикада урыны белән яшен һәм төньяк, төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Глава Нурлатского района ознакомился с ходом благоустройства сквера нефтяников «Игелек»

Здесь в рамках завершения строительства сквера, который находится в микрорайоне Яшлек города Нурлат, проводится завершающий этап благоустройства, параллельно ведется и озеленение территории.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда салкыннар аркасында 30 мең гектар яңа чәчүлек зыян күргән

Узган атнада Татарстанда 30 мең гектар чәчүлек зыян күргән, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Әйтик, Баулы, Лениногорск һәм Минзәлә районнары аеруча зур зыян күргән, дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов KazanForum чараларын оештырганда иминлекне тәэмин итәргә кушты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForumның барлык чараларын иң югары дәрәҗәдә уздыруны һәм туризм, кунакчыллык һәм транспорт объектларының җайга салынган эшен тәэмин итүне йөкләде. Форумны оештыруда иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк, дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Читать дальше...