World News in Tatar
Июнь
2023

Новости за 13.06.2023

Tatar-inform.tatar 

Менделеевск районында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы ачтылар

Менделеевск районы Татар Чаллысы авылы җирлегендә  үзара салым программасы буенча җыелган акчага яңа балалар мәйданчыгы ачтылар. Эшлекле дүшәмбе вакытында моның турында район башлыгының урынбасары Ләйсән Галива хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сиднейда «Россия халыкларының җырлары һәм биюләре» фестивале үткән

Россия көне алдыннан Австралиянең Сидней шәһәрендә «Стратфилд» Рус клубында «Россия халыкларының җырлары һәм биюләре» фестивале узды. Бөтендөнья татар конгрессының сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йорт хайваннарын ташлап калдырган өчен штраф сала башлаячаклар

Хайваннарны асрау нормаларын бозган өчен Россия кешеләренә 200 мең сумга кадәр административ җәза яный, ташлап калдырылган йорт хайваннары өчен 30 мең сумга кадәр штраф салыначак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хәрби хезмәткә үзе теләп китүчене һәм контрактчыны хәрби зиратта җирләргә рөхсәт ителде

Махсус хәрби операциядә (СВО) хәрби хезмәткә үз теләге белән алынып катнашучыларны һәм контрактчыларны хәрби зиратларда җирләргә рөхсәт итә торган законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Шундый документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус сәбәпле кертелгән югары әзерлек режимын гамәлдән чыгарылды

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән югары әзерлек режимы гамәлдән чыгарылды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул турыда боерык имзалады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

Башкортстан Башлыгы карамагындагы Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге Башкортстан Республикасы дәүләт премиясен бирү комиссиясе премиягә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның кайбер районнарында инвесторлар өчен шартларны йомшартырга тәкъдим ителде

«Моңарчы күрелмәгән санкцион басым» йогынтысында Татарстанның кайбер районнарында инвесторлар өчен шартларны йомшартырга ниятлиләр. Республика Хөкүмәте әзерләгән закон проекты белән сату-алулардан башка җир кишәрлекләре өчен кирәкле инвестиция күләмен 350 млн сумнан 15 млн сумга кадәр киметергә тәкъдим ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Свердловск өлкәсендә Әртә Ширеге мәктәбенең 60 еллык юбилее булды

10 июньдә «Поташкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең филиалы «Әртә Ширеге урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәктәп укучыларын физкультура дәресләренә медицина тикшерүеннән соң гына кертәчәкләр

2024 елның 1 мартыннан Россия мәктәпләрендә укучыларны медицина тикшерүе узганнан соң бирелгән белешмә булганда гына физкультура дәресләренә кертәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Думага сугышта катнашучы хөкем ителгәннәрне азат итү турында канун өлгесе кертелде

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, җинаять җаваплылыгыннан азат итү – “җәза бирү максатларына ирешергә булышачак” һәм “кораллы көчләрне тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”.

Tatar-inform.tatar 

Такси хезмәте пассажирлар өчен иминият түләүләрен дүрт тапкыр арттырырга тиеш була

Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта җиңел такси пассажирларын мәҗбүри иминиятләштерү турында закон кабул итте. 2024 елның 1 сентябреннән мондый түләүләр күләме дүрт тапкыр артачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын үзенең олыгаю инициациясе белән чагыштырды

«Микулай» фильмы – яшьлегемнең өч елын алган проект. Мин моны аңлап кердем. Мин үземне олыгайдым дип саныйм. 35 яшькә кадәр үтә алмаган олыгаю инициациясен үтеп барам», – диде Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмының прокаты уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Сугыш башланганнан бирле Русиядән 8,5 мең доллар миллионеры күчеп киткән

Фаразларга ярашлы, Русиядән күбрәк - доллар миллионеры булган 15 мең кеше күченеп китәргә тиеш булган. Әмма Русиягә каршы кертелгән чикләүләр байларга күчеп китүне авырлаштырган диелә.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты

Казан авиация институтында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы уза. Очрашуның төп темасы - республикада кибериминлекне тәэмин итү һәм әлеге өлкә өчен кадрлар әзерләү.

Читать дальше...