World News in Tatar
Март
2024

Новости за 02.03.2024

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗе районында шагыйрь Наил Нәбиуллинны искә алу кичәсе булды

Әгерҗедә Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортында бөтен гомерен сәнгатькә, мәдәнияткә, иҗатка багышлаган, шагыйрь, үзешчән композитор, күп санлы хикәяләр һәм пьесалар авторы, һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яшәгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 4 китап авторы Наил Хәбибулла улы Нәбиуллинны искә алу уңаеннан «Күңелем белән сездә калам» исемле кичә узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта кышкы спартакиадада җитәкчеләр командасы җиңде

Бүген Актаныш район оешма һәм предприятияләре, авыл җирлекләре арасында Гаилә елына багышлап уздырылган кышкы спартакиадада җиңүче командалар билгеле булды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Киләчәк уеннары» уенчысы Xomyakot: Мине компьютер уеннары тәрбияләде

Казанда «Киләчәк уеннары»ның «YOTA Фиджитал MOBA. MLBB» дисциплинасында катнашкан уенчы Xomyakot (Санкт-Петербургтан, исеме – Маргарита) компьютер уеннары зыянлы, балалар виртуаль дөньяга китәргә мөмкин дигән фикергә каршы. Ул үзен нәкъ менә компьютер уеннары тәрбияләгәнен әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

Кукмарада «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды. Үткән ел әлеге программа нигезендә өч гаилә торак шартларын яхшырта алган. «Хезмәт даны» шул хакта яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Думага хәрби операциядәгеләрнең кредит процентларын бетерү турында закон проекты кертелде

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына кредит каникуллары процессында махсус операция хәрбиләренә өстәлгән процентларны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы электрон базасында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Киләчәк уеннарын» ябу тантанасын «Россия-1» каналында күрсәтәчәкләр

«Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын ябу тантанасын «Россия-1» каналы эфирында күрсәтәчәкләр. Искәртик, уеннар иртәгә, 3 мартта, тәмамлана. Трансляциягә шулай ук сылтама буенча онлайн кушылырга мөмкин.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда помидор кыйммәтләнде, кыяр бәясе арзанайды

19-26 февральдә Татарстанда кайбер яшелчәләр һәм башка азык-төлек бәяләре артты. Татарстанстат мәгүлүматларына караганда, гыйнвардагы тренд үзгәргән: республикада кыяр бәясе төшкән, ә помидорныкы арткан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан волонтерлары Рубежноега инвалидлар өчен коляска, азык-төлек һәм памперс китерде

Татарстан волонтерлары Рубежное шәһәрендә вакытлыча урнашу пунктына ярдәм итте. «Бергә без күбрәк булдыра алабыз» хәрәкәте активистлары шефлыкка алынган шәһәргә инвалид коляскасы, памперс, азык-төлек һәм көнкүреш химиясе китерде. Түбән Кама халкы җыйган гуманитар йөк мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә вакытлыча урнашу пунктында яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Президент юлламасыннан соң «Гаилә» илкүләм проекты иң фикер алышына торган проект булды

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасыннан соң «Гаилә» илкүләм проекты иң фикер алышына торган булды. Бу хакта ТАСС Brand Analytics тикшеренү мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В РТ планируется построить и отремонтировать 286 социально-значимых объектов и объектов дорожной сети

В рамках реализации национальных проектов в Татарстане в 2024 году будет построено и отремонтировано 286 социально-значимых объектов и объектов дорожной сети.

Tatar-inform.tatar 

Терентьев: Путин юлламасында билгеләнгән күп кенә бурычлар Татарстанда хәл ителде инде

Россия Президенты Владимир Путинның юлламасы илдәге тышкы вазгыять һәм мобилизацион икътисадның кирәклеге белән аңлатылды. Дәүләт башлыгы моңа кадәр куелган бурычлар даирәсен тагын бер кат төгәл билгеләде, дип саный Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Тукай районы прокуроры вазифасын башкарачак

Татарстан прокуроры боерыгы белән Руслан Галиевка Тукай районы прокуроры вазифасын башкару йөкләнгән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе 4 марттан алып ведомствоның яңа җитәкчесе билгеләнгәнче бу вазифада эшләргә тиеш була. Ведомствода шул хакта хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Якутия мөфтие урынбасары төбәктә Рамазан аен бәйрәм итүнең үзенчәлекләре турында сөйләде

Якутиядә якынча 130 милләт вәкиле яши, шуларның 30ы ислам динен тота. Мөселманнарның Рамазан аен билгеләп үтәргә әзерләнүләре һәм төбәктә бәйрәм итүнең үзенчәлекләре турында мөфти урынбасары - имам Хәбибулла хәзрәт Хикмәтов сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Прокуратура Яшел Үзәндә түбәдән бала өстенә кар катламы төшкәннән соң тикшерү үткәрә

Прокуратура түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистарту өчен җаваплы Яшел Үзән оешмасының бурычларын үтәүне тикшерә. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан 2024 елга торак тапшыру планының биштән бер өлешен үтәде

2 мартка Татарстанда торак төзү планы 21 процентка төгәлләнгән. 668 мең квадрат метр мәйдан тапшырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның кайбер йортлары капиталь ремонтына кертем кагыйдәләре төгәлләштерелде

Татарстанда «Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында»гы закон нигезләмәләре төгәлләштерелде. Үзгәрешләр кертелгән документны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Читать дальше...