World News in Tatar
Июль
2024

Новости за 24.07.2024

Tatar-inform.tatar 

Казанда БРИКС илләренең халыкара Коръән укучылар бәйгесе башланды

Бүген, 24 июль, Казанда БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясенә Коръән укучыларның халыкара бәйгесе тантаналы рәвештә ачылды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты (БГӘ) тарафыннан Татарстан Республикасы теләктәшлегендә оештырылды.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Татарстанцев от мошеннических переводов защитит новый закон

С 25 июля 2024 года банки будут обязаны приостанавливать переводы на два дня, если получатель денег указан в базе данных Банка России как участник или подозреваемый в мошеннических операциях.

Tatar-inform.tatar 

Алабугада шәһәрнең XX гасыр башында торышы буенча җентекле карта төзегәннәр

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында уникаль проект буенча эш тәмамланган. Биредә шәһәрнең 1915 елгы торышы буенча җентекле картасы төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның Мәскәү районында мохтаҗларга кием бирү пункты ачылды

Казанның Мәскәү районында «Благородие» яңа проектының пункты ачылды. Мәйданчыкта мохтаҗларга бушлай әйберләр, аяк киемнәре һәм көнкүреш техникасы калдырырга була, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанлылар җәмәгать судьяларыннан хатларны «Дәүләт хезмәтләре» аша кабул итә ала

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән татарстанлылар суд хәбәрләре һәм аларга беркетелгән документларны, суд актларының күчермәләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Туу турында таныклыкка фото урнаштырырга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында балаларның төп документы – туу турында таныклыкны баланың фотографиясе белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр. Фотоның өч, җиде һәм ун яшьтә алыштырылуы күздә тотыла. Инициативаны вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгатендә «Бердәм Россия»дән Солтан Хәмзаев белдергән. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәгенең үз сайты барлыкка килде

Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәгенең рәсми сайты эшли башлады. Бу потенциаль контрактчылар өчен мәгълүмат алу һәм гаризалар бирү процессын шактый гадиләштерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Баландыш авылында узачак беренче Блогерлар сабантуена теркәлеп килүчеләрне бүләкләр көтә

27 июльдә Теләче районының Баландыш авылында Блогерлар сабан туе була. Сабантуй авылда уза торган «Түгәрәк уен» бәйрәме белән үрелеп барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә багышлап дога кылды

23 июльдә Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы, «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасының Мәскәү төбәк бүлеге президиумы әгъзасы Марат Аршабаев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән «РФ Саклану министрлыгының Ватан сакчылары пантеоны» Федераль хәрби мемориалында армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Чара күренекле хәрби җитәкченең туган көненә багышланды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан хәрбиләргә 30 тонна гуманитар ярдәм, мотоцикллар һәм вездеход озатты

Татарстанда махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бу атнада махсус хәрби операция зонасына һәм Белгород өлкәсенә Татарстан Республикасының югары даирәләре тарафыннан оештырылган чираттагы гуманитар миссия булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алабугада яңа Балалар музей үзәге ачыла

2024 ел ахырында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңа музей-күргәзмә объекты - Балалар музей үзәге ачыла, ул бер үк вакытта 5-16 яшьлек 500 баланы кабул итә алачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Равил Гайнетдин Иран Ислам Республикасы Экспертлар советы рәисе урынбасары белән очрашты

Кичә Экспертлар советы рәисе урынбасары, аятулла Алиреза Арафи җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе гыйбадәт кылу һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашу өчен Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килде. Аятулланы Иранның Мәскәүдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали әфәнде озатып йөрде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда фатир басулар саны кимегән

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2024 елның беренче алты аенда төбәктә фатир басулар санының шактый кимүе күзәтелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Рифат Катипов матбугат конференциясендә шундый мәгълүмат китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гумиров.

Читать дальше...